+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар

Микроисәп алу аграр секторны җайга салу өчен кирәк

Республикада Авыл хуҗалыгы исәбен алу агымдагы елның 1 августыннан 30ына кадәр үтәчәк.

Микроисәп алу аграр секторны җайга салу өчен кирәк
Микроисәп алу аграр секторны җайга салу өчен кирәк

Быелгы авыл хуҗалыгында микроисәп алуның максатлары нидән гыйбарәт соң? Максаат - авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында рәсми статистик мәгълүмат һәм күзәтүләр үткәрелми торган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре категорияләре буенча белешмәләр алу, шулай ук исәпкә алу чорында халык хуҗалыкларының тикшерелми торган өлеше исәбенә коэффициентларны корректировкалау.

Шулай, агымдагы статистикада булмаган, аграр секторга дәүләт ярдәме күләмнәренә җитди йогынты ясарга мөмкин булган икътисади характердагы күрсәткечләр, авыл хуҗалыгы техникасы белән төрле милек формасындагы хуҗалыкларны тәэмин итү, субсидияләрне, дотацияләрне, кредит чараларын алу, хуҗалыкны алып баруның алдынгы ысулларын куллану турындагы статистик мәгълүматлар алга таба аграр секторны җайга салу буенча кулланыла торган дәүләт механизмнары, ил төбәкләре өчен дифференциацияләнгән инвестиция программалары булдыру, барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең потенциалын тулырак файдалану базасы булачак.

Микроисәп алу йомгаклары ферма хуҗаларына, авыл эшкуарларына, хуҗалык җитәкчеләренә - илнең авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш кертергә теләүчеләргә һәм шул өлкәдә шөгыльләнүчеләрнең барысына да файдалы булачак.

Авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер һәм шәхси предприятиеләр буенча мәгълүмат җыю "Росстат"ның web-җыем системасы аша электрон
рәвештә узачак, бакча ширкәтләре буенча исәп алу кәгазе рәис яисә ул вәкаләт биргән вәкил сүзләреннән тутырылачак. Шәхси хуҗалыклар буенча исәп алучылар йөриячәк.

Исәп алучылар – авылдашларыбыз, шуңа да аларның күбесе таныш. Әлбәттә, алар махсус форма киячәк (бейсболка, плащ-палатка һәм сигнал жилеты). Үзләре белән махсус таныклыгы һәм паспорты булырга тиеш. Һәр
исәпкә алучының махсус планшеты була, ул анда сезнең сүзләрегездән алынган мәгълүматларны кертәчәк.

Мәгълүматларны раслаучы бернинди документлар да кирәкми. Бу мәгълүматлар сер булып сакланачак һәм җыелма мәгълүмат өчен генә файдаланылачак. "Росстат" алына торган мәгълүматны саклау режимын һәм эшкәртү кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итә.

Бу мөһим чарадан читтә калмагыз, дуслар!

Автор:Эльвира Ямалетдинова

Источник: https://kiziltan.ru/articles/selo/2021-07-27/mikrois-p-alu-agrar-sektorny-ayga-salu-chen-kir-k-2433575?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Микроисәп алу аграр секторны җайга салу өчен кирәк
Микроисәп алу аграр секторны җайга салу өчен кирәк
Автор:Рамиль Шайдуллин
Читайте нас: