+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
27 Сентябрь 2021, 08:50

91 яшьлек әбекәйне алдаганнар

Бер хатын аның 400 мең сумын алып чыгып киткән.

91 яшьлек әбекәйне алдаганнар
91 яшьлек әбекәйне алдаганнар

Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсенең дежур частена гариза белән 91 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать иткән.

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне 21 сентябрьдә аның фатиры ишегенә билгесез хатын-кыз шалтыратуын хәбәр итә. Әби өйгә таныш булмаган кызны керткән. Ул иске акчаларны яңаларына алыштырырга кирәклеген һәм, әгәр пенсионер аларны алыштырмаса, акчасы югалачагын белдергән.

Өлкән яшьтәге ханым, шкафтан 400 мең сум акчасын алып, таныш булмаган ханымга биргән. Тегесе аларны алып, янәсе, яңа купюраларга алмаштырырга чыгып киткән. Һәм, әлбәттә, кире кайтмаган.

Бу факт буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча Тикшерү идарәсе «Мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Мошенниклар әледән-әле халыкны алдауның яңа ысулларын табып тора. Алар тозагына бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр еш каба. Алдакчылар турында әти-әниләрегезнең, әби-бабаларыгызның көн дә исләренә төшереп торыгыз, менә шундый очраклар турында сөйләгез, аларны саклагыз!

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева

Источник: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2021-09-26/91-yashlek-bek-yne-aldagannar-2521032?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=3235060

91 яшьлек әбекәйне алдаганнар
91 яшьлек әбекәйне алдаганнар
Автор:Рамиль Шайдуллин
Читайте нас: