+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общество
3 Сентябрь 2021, 08:45

Мазовны эзлиләрме?

Ярты миллион сум акча кемгә биреләчәк?

Мазовны эзлиләрме?
Мазовны эзлиләрме?

Югалган кешеләрне эзләү төркеме волонтеры 2019 елның октябрендә юкка чыккан Артем Мазовны эзләү белән эшләрнең ничек торуы турында сөйләде.

 

Искәртеп узабыз, хатыны белән тиргәшкәннән соң ир биш һәм сигез яшьлек ике улы белән өйдән чыгып киткән иде. Тиздән полицейскийлар Уфаның Калинин районындагы шифаханәдән ерак түгел аның ташланган автомобиленә юлыга. Ә узган елның җәендә балыкчылар суда малайларның җәсәдләрен тапты. Артем Мазовның үзен әлегә кадәр тапмаганнар.

Беренче көннәрдән үк әти кешенең үзен дә, малайларны да эзләү белән «Лиза Алерт Башкортстан» эзтабарлар отряды волонтерлары шөгыльләнде. Отряд җитәкчесе Олеся Пышкина хәзерге вакытта Артемны эзләү эшләре ничек алып барылуы турында белдерде.

- Эзләнүләр алып барыла, әмма мәгълүмати форматта гына. Әгәр Мазовка охшаган кеше күрсәләр, без бу мәгълүматны тикшерәбез. Ә урында эзләнүләр алып барылмый инде, - дип ассызыклады эзтабарлар отряды җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, Артем Мазовның урнашу урыны турындагы мәгълүмат өчен 2019 елның ноябрендә үк Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ярты миллион сум күләмендә бүләк игълан иткән иде.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева

Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-09-03/mazovny-ezlil-rme-2489554?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Мазовны эзлиләрме?
Мазовны эзлиләрме?
Автор:Рамиль Шайдуллин
Читайте нас: