+18 °С
Ясно
MAX
Общество
23 Июля 2021, 03:55

Башкортстанда водолазлар баткан баланы эзли

Башкортстанда водолазлар батып үлгән баланың мәетен эзли.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда водолазлар баткан баланы эзлиБашкортстанда водолазлар баткан баланы эзли
Башкортстанда водолазлар баткан баланы эзли
Башкортстанда водолазлар баткан баланы эзли
Башкортстанда водолазлар баткан баланы эзли

Фаҗига бүген көндез Учалы шәһәреннән ерак түгел урнашкан Ургун күлендә су коенган вакытта булган. Анда 2007 елда туган яшүсмер һәлак булган.

Билгеле булганча, ул җиһазландырылмаган урында су коенган. Хәзерге вакытта Учалы районы водолазлары эзләү белән мәшгуль.

Судагы фаҗигаләрнең тагын бер очрагы бүген Мәләвез районында теркәлгән. Бу юлы суда өлкән ир-егет баткан. Аның мәетен Мәләвез шәһәре янындагы Агыйдел елгасында шаһит тапкан, дип хәбәр иттеләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.

Су коенганда сак булыгыз, дуслар!

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов

Источник: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2021-07-23/bashkortstanda-vodolazlar-batkan-balany-ezli-2428558

Автор:Рамиль Шайдуллин
Читайте нас