+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
23 Июнь 2021, 08:35

Ташландык йортта табылды...

Уфада 18 яшьлек Денис Әхмәдиевның хәбәрсез югалуы турында хәбәр иткән идек инде.

Ташландык йортта табылды...
Ташландык йортта табылды...

Егет БДИ тапшырганнан соң югалган. Кызганычка каршы, "Лиза Алерт. Башкортстан" оешмасы Денисның үле килеш табылуын хәбәр итте.
«Табылды. Һәлак булган. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз", - диелә хәбәрдә.

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, укучының гәүдәсе ташландык йортта табылган. Шунда ук хат та табылган. Билгеле булуынча, егет БДИны “уртача” тапшырганнан соң югалган.

“Кичә өйдән чыгып киткән. Кичке уннар тирәсендә аның өйдә юклыгын күрдем. БДИны уртача тапшырган... Әтисе белән кичә телефоннан сөйләшкән булган. Бәлки, ниндидер конфликт булгандыр. Улым берни дә әйтмәде, әрләшмәдек – барысы да әйбәт иде. 9нчы сыйныфны “бишле”гә генә тәмамлаган иде. Ә монда, мөгаен, андый нәтиҗә көтмәгәндер. Мин хәтта аны сорамадым да, урыс теле буенча нәтиҗәләр турында әтисе әйтте”, — дип сөйләгән Денисның әнисе.

Үсмергә әле яңа гына, 19 июньдә, 18 яшь тулган була...
Фото:"Лиза Алерт. Башкортостан"

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Источник: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Tashlandik-yortta-tabildi-835995/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Ташландык йортта табылды...
Ташландык йортта табылды...
Читайте нас: