+13 °С
Облачно
MAX
Образование
6 Сентября 2021, 03:50

Дәрестә тәмәке тартканнар

Уфаның Дим районында булган бу хәл.

Дәрестә тәмәке тартканнарДәрестә тәмәке тартканнар
Дәрестә тәмәке тартканнар

104нче мәктәптә бер малай белән кызның дәрес вакытында тәмәке тартуын күргәннәр. Сыйныфташлары аларны видеога төшергән - алар электрон тәмәке тарта һәм төтен чыгара. Үсмер язманы социаль челтәрләрдә урнаштырган.
Видеода кызның моны куркып кына эшләве күренә - әйтерсең, беренче тапкыр татып карый, укытучы күрмиме икән дип хафалана, ә менә малай - чын профессионал, хәтта боҗралар да чыгарган.
Бу хәлне укытучының күрмәве гаҗәп...
Уяу гражданнар бу балалар белән әңгәмә үткәрергә тәкъдим итә.
Фото: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева

Источник: https://kiziltan.ru/articles/obraz/2021-09-05/d-rest-t-m-ke-tartkannar-2492438?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Дәрестә тәмәке тартканнар
Дәрестә тәмәке тартканнар
Автор:Рамиль Шайдуллин
Читайте нас