+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Образование
1 Сентябрь 2021, 08:50

Беренчегә – беренче тапкыр!

Башкортстанда быел 60 меңнән артык бала мәктәпкә төшә.

Беренчегә – беренче тапкыр!
Беренчегә – беренче тапкыр!

Бүген республиканың 500 меңгә якын укучысы парта артына утырачак. Иң мөһиме – яңа уку елы гадәти линейка һәм дәресләрдән башлана. Моны балалар, әти-әниләр, укытучылар, гомумән, мәгариф өлкәсенә кагылышы булган һәркем зур дулкынлану белән көтте. Ни өчен дигәндә, коронавирус пандемиясенең яңа дулкынына бәйле рәвештә балаларның парта артына утыра алуы шик уята башлаган иде инде.

“Бездә әлегә уку процессын дистанцион форматка күчерү өчен бернинди нигез юк, ләкин коронавирус инфекциясе таралуны исәпкә алып, барысына да әзер булырга кирәк. Беренче сентябрьдә ярты миллионга якын укучы мәктәпләргә бара. Быел беренче сыйныфка 60 меңгә якын бала барачак, аларны тантаналы рәвештә каршы алырга кирәк”, — диде педагогларның август киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

 

Соңгы вакытта коронавирус белән авыручылар арасында яшьләрнең шактый күп булуы күзәтелә, авыру хәтта балаларны да аямый. Шуңа да төбәк җитәкчесе уку йортларында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәклеген тагын бер тапкыр ассызыклады. Социаль дистанция сакланырга, вахтерлардан алып ашханә хезмәткәрләренә кадәр барлык техник персонал битлекләрдә булырга тиеш. 1 сентябрьдән мәктәпләрдә санитар-эпидемиологик хәлне медицина университеты һәм медицина колледжлары ординаторлары һәм студентларыннан торган медицина инспекторлары контрольдә тотачак.

 

Республиканың барлык белем учакларындагы кебек үк, Уфаның 84нче Татар гимназиясе җитәкчелеге дә уку процессын оештыруга бәйле хәвефсезлек таләпләрен үтәүгә җитди карый. Сыйныфлар агымын аеру, социаль дистанцияне саклау өчен тәгаенләнгән билгеләр яңартылган, балалар күпләп җыела торган урыннарда һава рециркуляторлары, ашханәгә керү юлында өстәмә раковиналар урнаштырылган. Яңа уку елына әзерлек барышында шулай ук спорт залы, коридорлар, сыйныф бүлмәләренең түшәм-диварларын агарту-буяу, бинаның фасадына косметик ремонт ясау кебек эшләр дә башкарылган. Быел, шулай ук, кече сыйныфлар өчен дүрт бәдрәфкә тулысынча ремонт ясалган.

 

Яңа уку елы алдыннан гимназия ашханәсе җиһазларының тулысынча яңага, заманчага алыштырылуы да – көтеп алынган шатлыклы вакыйга. Шәһәр хакимияте балаларның туклануын яхшыртуга 2 миллион 300 мең сум акча бүлгән. Беренче һәм икенче ашлар өчен мармитлар, мичләр, пароконвектомат, бәрәңге чистарткыч, суыткычлар комплекты, савыт-саба юуу машиналары һәм башкалар – болар барысы да укучыларга тәмле һәм сыйфатлы ризык әзерләү өчен хезмәт итәчәк. Кыскасы, 84нче Татар гимназиясе укучыларын югары әзерлек белән каршы ала.

 

– Яңа уку елы безнең өчен юбилей елы да – мәктәп ачылуга 35 ел тула. 1987 елның 1 сентябрендә белем учагы тәүге укучыларын кабул иткән. Шунысы куанычлы, гимназиянең абруе Сипайлово бистәсендә генә түгел, шәһәр халкы арасында да елдан-ел арта. Безгә укырга килергә теләк белдерүче балалар санының артуы да моңа ачык мисал. Быел беренче сыйныфка 180 баланы кабул иттек. Алар алты сыйныфка бүленеп укыячак. 1-4нче сыйныфларда гына – 741, барлыгы гимназиядә 1600дән күбрәк бала белем алачак, – дип гимназиянең яңа уку елына әзерлеге белән таныштырды аның директоры Равил Идрисов.

 

Директор белдерүенчә, гимназия коллективы быел да яңа проектларга старт бирә. Мәсәлән, яңа уку елыннан гимназия базасында, Мәскәү физика-техник университеты белән берлектә, өч юнәлеш буенча өстәмә тирәнтен белем бирелә башлаячак. 10нчы сыйныфлар өчен химия-биология сыйныфы ачыла. Икенче юнәлеш 7-8нче сыйныфларда информатика буенча тирәнтен шөгыльләнүне күз уңында тота. Өченчесе – башлангыч сыйныфларда инглиз телен, математиканы тирәнтен укыту һәм проект эшчәнлеге. Әлеге юнәлешләр буенча түгәрәкләр алып барачак биш укытучы МФТИ программасы буенча курслар үткән.

 

– Татар гимназиясе буларак без, әлбәттә, балаларны татар теленә өйрәтүгә, аларны татар рухлы, милли үзаңлы шәхес итеп тәрбияләүгә зур урын бирәбез. Шул ук вакытта безнең алда кечкенә кызларны һәм малайларны тирән белемле, киң карашлы, илебезнең лаеклы гражданнары итеп үстерү бурычы тора. Ә моңа төп фәннәр тирәнтен укытылганда гына ирешеп була. Шул чагында белем учагына укучылар киләчәк, аның абруе югары булачак. Безнең гимназиягә татар милләтле генә түгел, башка милләт бала­ларының да елдан-ел күбрәк килүен күреп, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән проектларны чынга ашыру, илнең әйдәүче вузлары белән тыгыз хезмәттәшлек итү белән дөрес юлдабыз, дип әйтә алам. Укучының үзе теләгән фәнне тирәнтен өйрәнүе киләчәктә аңа югары уку йортларына керергә юл ачачак. Мәгълүм булуынча, республика Башлыгы Радий Хәбиров “Мә­гарифтә күтәрелеш” форумында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе белем учакла­рының тәҗрибәсен өйрәнү бурычы куйган иде. Безнең коллек­тивның шушы юнәлештәге башлангычлары да нәтиҗәле булачагына өметләнәм, – ди Равил Рифкать улы.

 

Сүз уңаеннан, быелгы чыгарылыш 9нчы сыйныф укучы­ларының 24е кызыл аттестат алган. Унберенче сыйныфлардан 10 укучы гимназияне медаль белән тәмамлаган. Аларның барысы да, БДИны уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына кергән.
—Безнең укучылар урыс теле, математика, информатика, инглиз теленнән һәм җәмгыять белеменнән БДИда яхшы нәти­җәләр күрсәтте. Барлык фән­нәрдән дә уртача баллар узган елдагыдан күпкә яхшырак. Моны узган уку елында дистанцион форматта уку нәтиҗәсе дип тә аңларга кирәк. Агымдагы уку елында нәтиҗәләр көндезге укуның күпкә нәтиҗәле булуын тагын бер тапкыр раслады. Әйтик, Кирилл Янкин инглиз теленнән – 86 һәм җәмгыять белеменнән 97 балл җыйды, аның урыс теленнән баллы да югары. Ул – хокук буенча халыкара олимпиада призеры да әле. Укучыбызның бернинди каршылыксыз Санкт-Петербург “Югары икътисад мәктәбе” фәнни-тикшеренү университеты студенты булып китүе безнең өчен зур горурлык, – ди директорның укыту эшләре буенча урынбасары Фирнат Өметбаев.

 

Шунысы үзенчәлекле: Татар гимназиясендә, белем бирү белән бергә, укучыларның сәләтен үстерүгә, күңелләренә халкы­бызның җыр-моңнарын җитке­рүгә, гореф-гадәтләрен өйрәтүгә дә зур игътибар бирелә. Белем учагында төрле түгәрәкләр, фольклор, театр, бию коллективлары уңышлы эшләп килә. Шуңа да биредә иҗади тормыш кайнап тора, һәр чара бәйрәм төсен ала.
Әлбәттә, гимназияне данлыклы иткән матур уңышларның ниге­зендә 65 укытучыдан торган педагогик коллективның көн­дәлек фидакарь хезмәте, эзләнүләре, тырышлыгы ята. Шундый зур тәҗрибәгә ия мөгаллимәләрнең берсе – башлангыч сыйныфлар укытучысы Раушания Гәрәева. Без барган көнне аның булачак укучылары – 1 “е” сыйныфына укырга төшәчәк кызлар һәм малайлар белән тәүге очрашуы иде.

 

– Сыйныфка 30 укучы килә. Һәркайсының шәхси сыйфатларын искә алып, аерым эш алымнары кулланасың. Кемгәдер – аркасыннан сөеп кую, ә икенчесе белән, киресенчә, дилбегәне кыска тоту үтемлерәк. Иң мөһиме – узган еллардагы сынаулар сагаламасын, дәресләр якты сыйныф бүлмәләрендә, укучыларым белән күзгә-күз карап үтсен, — дип яңа уку елына яңа өметләр баглый Раушания Рамил кызы.

 

...Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче сабыйлар да, белем баскычларыннан кү­тәрелүче укучылар да бүген кызыклы, маҗаралар тулы белем иленә сәяхәткә чыга. Яңа уку елында һәммәгезгә яхшы бил­геләр, зур уңышлар насыйп булсын!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина

Источник: https://kiziltan.ru/articles/obraz/2021-09-01/berencheg-berenche-tapkyr-2487292?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Беренчегә – беренче тапкыр!
Беренчегә – беренче тапкыр!
Автор:Рамиль Шайдуллин
Читайте нас: