+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Новости
16 Июнь 2021, 08:45

Маньяктан каза күрмәс өчен алты киңәш

Бу инструкцияне билгеле маньяк һәм кырыкка якын (бәлки күбрәк тә!) кешенең гомерен өзүче Тед Банди җәза алырга аз гына вакыт калгач язган.

Барлык кеше үтерүчеләр һәм маньяклар да гадәттә... матур, кешенең күңелен яулый ала торган, ягъни харизмалы була. Тед Банди да шундыйлардан булган. Мондый кешеләр я психик тайпылыш белән туа, я балачагында психикасына җәрәхәтләр ала. Тед үзенең әнисен ялганлауда гаепләгән һәм аны яратмаган.
Тотылгач һәм үлемгә хөкем ителгәч, бу кеше кылганнарына үкенүен һәм үзендәге “кара көч”кә берничек тә каршы тора алмавын әйткән. Һәр җинаятьтән соң ул башка мондый хәлне булдырмавы турында сүз биргән, имеш... Бандида интеллект дәрәҗәсе югары булган.
Аның кебекләрдән курыккан, үз хәвефсезлеге өчен кайгырган хатын-кызлар өчен ул киңәшләр язып калдырган:
Ышанычсыз, куркаграк булып күренүдән сак булыгыз. Бу корбан эзләүченең игътибарын җәлеп итә.
Шул ук вакытта игътибарны артык җәлеп итә торган, чагу булып кыланудан, провокацияләрдән баш тартыгыз.
Беркем дә ярдәмгә килә алмый торган җирләрдә ялгыз йөрмәгез.
Бөтенләй таныш булмаган кеше белән юк-бар турында озак әңгәмәләшеп тормагыз. Ә инде таныш булмаган ирнең (хәтта ошатсагыз да!) игътибарын яуларга, ошарга тырышу, шаярып сөйләшү бөтенләй кирәкмәс.
Аз белгән яисә таныш булмаган кешенең машинасына утырмагыз. Ул бик әйбәт булып күренсә дә.
Көтелмәгән хәлдә үзегезне ничек саклаячагыгызны алдан уйлагыз. Үзегез белән каршы торырга ярдәм итүче бер генә предмет булса да йөртегез.
Бу киңәшләр, әлбәттә, гап-гади. Ләкин алар нәтиҗәле. Аек акыллы һәм уяу булу кирәк. Аучыга аучы гына каршы тора ала. “Аучы” кагыйдәләрен үзегездә һәм балаларыгызда тәрбияләгез.
Юлыгызда бер начар кеше дә очрамасын, дуслар!
Фото: https://zen.yandex.ru
Автор: Ләйсән Якупова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Manyaktan-kaza-k-rm-s-chen-alti-ki-sh-828022/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: