-4 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
15 Июнь 2021, 08:50

Билдән түбән өлеше чәрдәкләнгән

Җиде яшьлек Әминәнең хәле бик авыр.

Башкортстанның Борай районында 7 яшьлек кызга ярдәм итү өчен акча җыялар. Социаль челтәрләрдә "Ярдәм" хәйрия проекты битендә хәбәр ителгәнчә, кечкенә Әминә автомобиль көпчәкләре астына эләккән.

Гадәттән тыш хәл 12 июньдә була, кызны автомобиль бәрдерә. Баланы саклап калу өчен җитди операция кирәк булган, моның өчен Уфадан табиблар чакырылган. Хәзерге вакытта кызның хәле бик авыр дип бәяләнә.

– Баланың билдән түбән өлеше чәрләкләнгән, сидек куыгы шартлаган, янбаш сөякләре зыян күргән, – дип сөйлиләр Әминәнең хәле турында.

Бүгенге көндә медиклар операция үткәреп, баланы ясалма комага керткәннәр инде. Проект вәкилләре шулай ук зыян күрүченең әнисе хәзер йөкле булуын сөйләде. Әле гаилә Әминәнең туганнан алып төшерелгән фоторәсемнәрен карап Ходайдан ярдәм ялвара.

Һәм битараф булмаган кешеләр Әминәгә акча җыя.
Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/Bild-n-t-b-n-leshe-ch-rd-kl-ng-n-827298/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: