+10 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
11 Июнь 2021, 08:50

Иреннән кача алган, баласын кайтара алырмы?

Туймазыда яшәүче хатын Абхазиядә калган сабыен сагына.

Туймазыда яшәүче Алия Имелгуҗина өч ай инде улын күрми. Аның сүзләренә караганда, ире туганнары белән баланы аңардан яшерә. Хәлне әти-әнинең ике дәүләт гражданнары булу катлауландыра. Әлеге вакытта хатынның ире һәм улы Абхазиядә. Әмма аңа әлегә опека органнары да, полиция дә, илчелек тә ярдәм итә алмаган.
Ярослав белән Алия социаль челтәрләрдә таныша. Егет кыздан 11 яшькә кечерәк булса да алар тиз арада уртак тел таба. Отпуск вакытларында Ярослав Туймазыга килеп йөри. Бераздан алар өйләнешә. Әмма яшь гаилә тиз арада әти-әни булмый. Икенче тапкыр ЭКО ясаткач кына хатын балага уза.
Уллары Туймазыда туа. Бераздан Ярослав хатынын Абхазиягә китәргә үгетли башлый. Анда күчкәч, ире начар холкын күрсәтә. Ул еш кына тавыш куптара, еш эчә. Инде хатынын өйгә бикләп куйгач, Алия бер көнне, иренең апасын алдап, капка ачкычларын алып, чыгып кача ала.
Туганнары белән кире ире янына килсә дә, баланы ала алмый ул. Хәзер инде хатын аерылышуга гариза язган һәм баланы иреннән алырга хыяллана.
Фото: moirebenok.ua
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Irenn-n-kacha-algan-balasin-kaytara-alirmi-824770/
Читайте нас: