+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
8 Июнь 2021, 08:45

Авариягә икенче машина гаеплеме?

Узган шимбәдә Федоровка районында булган юл-транспорт һәлакәтенең яңа нечкәлекләре билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, Батыр авылыннан ерак түгел ике олы кеше һәм дүрт бала утырган «легковушка» чокырга килеп төшә һәм әйләнә. Водитель үзе авариядә башка машина гаепле дип раслый.

- Без комташ юл буенча бардык, каршыга бер машина килә иде. Мин читкә китәргә уйладым һәм машина салулап китте. Ә теге автомобиль туктап та тормый алга таба китте, ул хәтта аварияне дә күрмәде, - дип сөйләгән Владимир М.UFA1 белән әңгәмәдә һәм ул кичтә аек булуын белдергән.

Искәртеп узабыз, төбәк автоинспекциясендә сөйләүләренчә, Салаватта яшәүче 28 яшьлек ир хатыны, ике кечкенә баласы белән күрше авылга кибеткә барырга булган. Машина йөртү хокукы булмау һәм автомобильдә нибары бер балалар кәнәфие генә булуга карамастан, ир машинада 10 һәм 11 яшьлек туганнарын да йөртергә карар кыла.

Кире юлда ук Владимир М. идарәне югалта, шуның аркасында машина юл читенә чыгып, 15 метрга якын юл үтә һәм чокырга килеп төшә.

Зыян күрүчеләргә ярдәмгә күрше авыл халкы ташлана. Барысы да исән калган, әмма өч бала җитди баш мие җәрәхәте алган һәм реанимациягә күчерелгән. Бер яшьлек бала һәм шоферның 24 яшьлек хатыны Алия Н. имгәнгән, шулай да аларның хәле куркыныч тудырмый.

Федераль Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аеруча җитди җәрәхәтләр алган өч өлкән баланы санавиация вертолетында Уфаның Республика балалар клиник дәваханәсенә китергәннәр, анда аларны нейрохирурглар карый. Зыян күрүчеләрне дәвалауны Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шәхси контрольгә алды.
Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/Avariyag-ikenche-mashina-gaepleme-821282/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: