+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
7 Июнь 2021, 08:50

Башкортстан ике меңгә якын кунак көтә

VI Бөтендөнья фольклориадасы узачак районнар билгеле булды.

Бер айдан Башкортстан халыкара мәдәни фестиваль үзәгенә әйләнәчәк. 3 июльдән 10 июльгә кадәр республикада VI Бөтендөнья фольклориадасы узачак.
Дөньяның 60 иленнән ике меңгә якын артист республика халкына һәм кунакларына үзләренең традицион музыкаларын, биюләрен, халык кәсепләрен, кухняларын, костюмнарын һәм сәхнә сәнгатен тәкъдим итәчәк. БДБ илләре арасында мәдәни форумда Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзербайҗан катнашуын расладылар. Европа дәүләтләре арасыннан Башкортстанга Франция, Италия, Австрия, Испания, Греция, Швейцария, Эстония, Венгрия, Болгария, Хорватия, Төньяк Македония, Польша һәм Черногория делегацияләре киләчәк. БРИКС илләрен Һиндстан һәм Көньяк Африка Республикасы вәкилләре тәкъдим итәчәк. Якын Көнчыгыш илләрен – Израиль, Палестина, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре; Латин Америкасын — Мексика, Чили һәм Колумбия, шулай ук АКШ һәм Африка илләре – Мисыр һәм Алжир делегациясе дә катнашуларын расладылар.
Чит ил катнашучылары Уфага CIOFF ® Фольклориадасында Мәскәү аша килә башлаячак. “Мосволонтер” ресурс үзәге җитәкчелегендәге волонтерлар командасы килгән кунакларга аэровокзал комплексы территориясендә ярдәм итәчәк. Барлыгы 3 аэропорт җәлеп ителәчәк.
3 июльдән Уфада "Торатау” Конгресс-холлында фольклор кысаларында декоратив-гамәли сәнгать осталарының беренче Халыкара күргәзмәсе эшли башлаячак. Дөньяның 48 иленнән танылган осталар һәм кәсепчеләр үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Экспозициягә декоратив-гамәли сәнгатьнең уникаль үрнәкләре, халык костюмнары, бизәнү әйберләре һәм мәдәни кыйммәткә ия булган көнкүреш әйберләре керәчәк.
Шул ук көнне CIOFF® Яшьләр координация комитеты белән берлектә оештырылган “Дөнья халыкларының музыка уен кораллары” фотокүргәзмәсе дә эшли башлаячак. Экспозициядә дөнья халыкларының традицион музыка уен коралларының фотосурәтләре тәкъдим ителәчәк. Фотокүргәзмә белән 4 телдә танышырга мөмкин: урыс, инглиз, испан һәм француз телләрендә. Күргәзмәләрне 9 июльгә кадәр барлык теләүчеләр дә карый ала.

Бөтендөнья фольклориадасында катнашучылар республика башкаласында гына түгел, ә фестивальнең 4 округына берләшкән 22 муниципалитетта да чыгыш ясаячак:
1. Үзәк фестиваль округы (Салават шәһәре — 5 июль, Стәрлетамак шәһәре һәм Нуриман районы – 6 июль, Октябрьский шәһәре — 7 июль, Кырмыскалы һәм Авыргазы районнары — 8 июль, Ишембай шәһәре һәм Благовещен районы — 9 июль).
2. Төньяк фестиваль округы (Мишкә районы — 5 июль, Караидел районы — 6 июль, Борай районы – 7 июль, Аскын районы — 8 июль).
3. Төньяк-көнбатыш фестиваль округы (Дүртөйле шәһәре — 5 июль, Яңавыл районы — 6 июль, Тәтешле районы — 7 июль, Нефтекама шәһәре — 8 июль, Илеш районы — 9 июль);
4. Көнчыгыш фестиваль округы (Әбҗәлил районы — 5 июль, Бөрҗән районы — 6 июль, Учалы шәһәре — 7 июль, Сибай – 8 июль, Белорет шәһәре – 9 июль).
Концертлардан тыш, оештыручылар фестиваль кунаклары өчен күргәзмә, осталык дәресләре, төрле интерактив мәйданчыкларның эшен, катнашучыларның костюмлаштырылган парадларын әзерләгән. Барлык концерт программалары open-air форматында узачак. Керү ирекле, битлек режимын үтәү мотлак.
Исегезгә төшерәбез, Фольклориада 2020 елның июль-август айларында узарга тиеш иде, ләкин COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә ул 2021 елга күчерелде.
Фото: bashinform.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Bashkortstan-ike-me-g-yakin-kunak-k-t-819856/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: