+10 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
3 Июнь 2021, 08:45

Яңа машиналы да булдылар

Дүртөйле район мәдәният сараеның матди-техник базасы яңарыш кичерүен дәвам итә. Бүген мәдәният учагына яңа җиһазлар һәм машина кайтты!

Мәдәният тармагы хезмәткәрләренең шатлыгын уртаклашып, район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов аларга уңышлар теләде һәм бу яңа, заманча җиһазларның "Кече ватан мәдәнияты" проекты кысаларында кайтарылуын билгеләп үтте.

- Без конкурс сайлап алуында катнаштык һәм районның мәдәният өлкәсенә максатлы ярдәм алуга ирештек. Аның күләме - 6 миллион сум, - диде ул.

Югары сыйфатлы тавыш һәм яктырту аппаратурасы, зур экранлы проектор урнаштыргач, мәдәният сараенда концертлар тагын да чагурак үтәчәгенә шик юк. Моннан тыш, театр һәм концертлар өчен яңа милли киемнәр сатып алынган.

Артистлар өчен тагын да күңелле бер яңалык бар: Мәдәни-ял итү үзәгенә яңа автомобиль кайткан. Димәк, гастрольләргә һәм төрле иҗади бәйгеләргә хәзер районның җырчы һәм биючеләре уңайлы автомобильдә җилдереп кенә барачак. Имин юллар, яңа уңышлар телик аларга!
Фото: vk.com/yusupovrif
Автор: Миләүшә Латыйпова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/kultura/Ya-a-mashinali-da-buldilar-815933/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: