+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
2 Июнь 2021, 08:45

Радий Хәбиров мөслимлеләрнең хәлен белде

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәчетле районында Яңа Мөслим авылыннан юл-транспорт фаҗигасендә каза күргән фольклор ансамбле артистларының туганнарының һәм авылдашларының хәлен белеште.


29 майда Мәчетле районында бер машина кеше төялгән ат арбасына бәрелгән иде. Зыян күрүчеләр - урындагы үзешчән фольклор коллективы артистлары. Алар Мөслим авылындагы «Фазыл чишмәсе"нә «Кәккүк чәе» бәйрәменә барган була.

Ике зыян күрүче Мәсәгуть дәваханәсендә дәвалана. Республика Башлыгы төбәкнең сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннуровага аларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын контрольдә тотарга, урындагы амбулаторияләрнең һәм ФАПларның эшен тикшерергә кушты.

- Кешеләргә ярдәм итү өчен мин бу авылга килмичә кала алмадым. Бу авария авыр тарихлы. Без, һичшиксез, зыян күрүчеләргә дәваланырга, реабилитация үтәргә ярдәм күрсәтеп, бюджет исәбенә протезлар белән тәэмин итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров. – Яңа Мөслимдә инде биш ел клуб эшләми. План буенча яңа бина 2024 елга төзелергә тиеш, тик мин моны озакка сузмаска дигән карар кабул иттем. Авыл клубының типик проектын нигез итеп алыйк, торглар уздырабыз һәм агымдагы елның августыннан да соңга калмыйча төзелеш эшләрен башлаячакбыз.

Авыл халкы бу яңалыкны алкышлар белән каршы алды.
– Безнең авылыбыз зур, меңнән артык кеше яши, балалар бакчасы белән мәктәп бар, - диде мөслимлеләр. - Клубның үз ишекләрен ачуына шат булачакбыз. Хәзер барлык бәйрәмнәрне дә урамда үткәрәбез, яки күрше авылларга барабыз. Ә бу куркыныч икән.

– Яңа клуб төзибез, шул ук бинада китапханә урнаштырачакбыз, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Сезнең балалар белән ял итү һәм йөрү урыны булсын өчен урындагы паркны да төзекләндерәчәкбез.

Республика җитәкчесе «Башкиравтодор»ның генеральный директоры Илдар Юлановка 12 июньгә Яңа Мөслим һәм үзәк урамга керү юлын ремонтлауны йөкләде.

- ЮХХДИ белән килешегез һәм урамнарда «ятып торучы полицейскийлар», кисәтү билгеләре урнаштырыгыз, – диде республика Башлыгы.

Радий Хәбиров шулай ук урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча халык төзекләндергән "Фазыл чишмәсе"ндә булды һәм чыганакны чистартырга кушты.
Фото: glavarb.ru
Автор: Зөһрә Исламова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Radiy-H-birov-m-slimlel-rne-h-len-belde-814719/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: