+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Новости
28 Май 2021, 09:00

Яман шеш хакында сөйләүче билге

Организмда яман шеш тамыр җәя башлавын азык кабул иткәндә белеп була икән.

Илебездә билгеле табиб, телевидениедә сәламәтлеккә кагылышлы фәһемле һәм кызыклы тапшырулар алып баручы Александр Мясников үңәч яман шешенең төп билгесе турында сөйләде.

Табиб әйтүенчә, организмында бу үлемечле авыру тамыр җәюе турында кеше үзаллы да белә ала: моның төп билгесе - азык йоту авырлашуы, ягъни дисфагия. Ризыкны йотканда, нәрсәдер комачаулык тудырган кебек тойгы булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки бу хәл онкологик чир хакында сөйләргә мөмкин. Дәвалануны кичектереп йөрс, тора-бара кеше су да эчә алмый башлый.

"Каты азыкны йотып булмаса, бу үңәчтә механик киртә булуына ишарә. Һәр очракта да ул яман шеш дигәнне аңлатмый, - ди Мясников. - Моның сәбәбен ачыклау өчен, әлбәттә, дәваханәгә бару, махсус тикшерүләр узу зарур".

Табиб белдерүенчә, каты азыкны авырлык белән йоту рак түгел, ә психосоматик тайпылыш билгесе дә булуы ихтимал.

Үңәч яман шешен китереп чыгаручы төп сәбәпләр тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, организмда хеликобактер пилори бактериясе булу, шулай ук авыз куышлыгы гигиенасы таләпләрен үтәмәү һәм борычлы, маринадланган азыкларны күпләп ашау, дип ассызыклый табиб.
Фото: aif.ru
Автор: Миләүшә Латыйпова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Yaman-shesh-hakinda-s-yl-che-bilge-809409/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: