+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
26 Май 2021, 09:00

Газ үткәрү дәвам итәчәк

"Газ.Нефть.Технологияләр-2021" күргәзмәсендә моның турында да фикерләр яңгырады.

Бүген Уфада "Газ. Нефть. Технологияләр - 2021" күргәзмәсе "ВДНХ-Экспо" күргәзмә комплексында ачылды. "Ново-Александровка" - Затон микрорайоны газүткәргече җибәрелде. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Газпром регионара Уфа» җәмгыяте генеральный директоры Альберт Локманов катнашты.
530 миллиметр диаметрлы 26,2 километр газүткәргеч "Газпром" җәмгыяте инвестицияләре исәбенә Башкортстанны газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү программасы буенча төзелгән. Аны файдалануга тапшыру социаль-мәдәни объектларны җылылык белән тәэмин итү өчен 30 меңнән артык фатирны һәм алты казанлыкны табигый газга тоташтырырга, Уфаның Забелье бистәсенә, Затон микрорайонын һәм торак пунктларны үз эченә алган перспективалы төзелеш территориясен ышанычлы газ белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның ноябрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Газпром» җәмгыяте идарәсе рәисе Алексей Миллер 2021-25 елларга республиканың газ белән тәэмин ителешен һәм газлаштыруны үстерү программасын имзаладылар. Әлеге документ нигезендә газ беренче тапкыр 164 торак пунктка киләчәк, бу 26 мең йортны һәм 280 социаль объектны газлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Инвестицияләр күләме 13,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу алдагы бишьеллыкка караганда алты тапкыр күбрәк.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/Gaz-tk-r-d-vam-it-ch-k-807072/
Читайте нас: