+21 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
20 Май 2021, 08:55

"Мендәр астына пәке куеп ятам..."

Бер ир-егет йоклаган вакытта үзен җеннәр җәфалаганын белдергән.

Бу хакта ул "Вконтакте" социаль челтәренең "Серләшик" төркемендә язып калдырган.

"Бу хәл ир-егетләр белән бер аулак өйдә сәмәй эчкәннән соң башланды. Шул вакыттан башлап көн дә төн уртасында куркып уянам һәм бер-ике секунд дәвамында ниндидер кешенең шәүләсен күрәм. Арытаба ул юкка чыга.

Соңыннан әти-әнием төнлә сөйләшә башладың, диделәр. Ә берничә көн элек бөтенләй барысын куркытып: "Пожар!" - дип кычкырганмын.

Бу хәлдән соң авылдагы күрәзәче әбигә бардым. "Җеннәрне ачуландыргансың син, улым", - дип белдерде. Шулай ук, мендәр астына пәке куеп йокларга кушты.

Шулай иткәч, яхшы гына йоклый башладым. Ә менә кичә янә куркуымнан уянып киттем. Мендәр астыннан пәкене караган идем - юк. Иң башта җеннәр урлаган дип уйлаган, идем. Өйдәге барлык кешене уятып чыктым. Арытаба ачыклануынча, өйне җыештырганда аны апам алып куйган икән. Аларга пәкене мендәр астына куеп йоклавым турында әйтмәгән идем шул. Хәзер пәкем белән гомер буе аерылмам инде..." - дип язып калдырган ул.

Фото: pixabai.com
Автор: Ример Насретдинов
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/Mend-r-astina-p-ke-kuep-yatam-799914/
Читайте нас: