+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
14 Май 2021, 08:55

Сыер фермасындагы фаҗига...

Стәрлебаш районында мал караучы сыер савучыны үтергән.

Район полициясенә авыл Советы башлыгы шалтырата һәм авылның сөтчелек фермасында ял итү бүлмәсендә сыер савучы хатынның мәете табылу турында белдерә.

Тикшерү-оператив төркем белән бергә вакыйга урынына кинолог Азат Тимербаев эте Сэра белән килә, эт шунда ук җинаятьченең эзен ала. Үтерүче фермадан нибары 250 метр ераклыкта чокырга качкан һәм шунда йоклаган була.

46 яшьлек ир элек чит йортка законсыз үтеп кергән һәм сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен хөкем ителгән булган.

Республиканың Тикшерү комитеты бүлеге җинаять эше кузгатты һәм тикшерү үткәрә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, гашыйк пар икесе дә эшләгән фермада очрашкан. Табын корганнар һәм әрләшә башлаганнар. Шул вакыт ярсыган ир кәтмән ала һәм хатынны үлгәнче кыйный.

Аннары ул мәетне күмәргә теләгән, әмма, күрәсең, моны эшләргә өлгермәгән...
Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Sier-fermasindagi-fa-iga-793300/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: