+2 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
14 Май 2021, 08:50

"Бәләкәчем минем..."

Уфаның Дим районында фаҗига булган.

Анда карьердагы күлдә 16 яшьлек үсмер батып үлгән.

Гадәттән тыш хәлдән соң берничә сәгатьтән челтәрдә һәлакәт урыныннан видео пәйда булды. Шаһит төшергән кадрларда коткаручыларның мәетне күлдән алып, полиция хезмәткәрләренә тапшырулары күренә.

Һәлакәт урынына халык җыелган, алар, мөгаен, коточкыч фаҗиганең шаһиты булгандыр.

- Бәләкәчем минем... - дип өзгәләнә мәрхүмнең әнисе.

Фаҗига 13 май көнне, барлык мөселманнар өчен изге бәйрәм - Ураза гаетендә була. Үсмер дуслары белән карьер күленә килә һәм су коенырга ниятли, әмма суга керү белән күздән югала. Дуслары аны таба алмаган, коткаручылар чакыртырга туры килгән...
Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/B-l-k-chem-minem-793302/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: