Бу хакта ир-егет "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Серләшик" төркемендә язып калдырган.
"Безнең күрше әби турында күптән төрле сүзләр сөйлиләр иде инде. Имеш, ул сихерче. Бөтен авыл аңардан куркып яшәде. Ә мин андый нәрсәләргә бик ышанмый идем. Әмма бу хәлдән соң фикерем үзгәрде.
Бер көнне этебез бәйдән ычкынып, шул әбине тешләгән. Шуннан соң, икенче көнне әбекәй безгә кереп, этебезгә әллә нәрсә ашарга бирде. Шул көннән этебезгә әллә ни булды. Балаларыбызга ташлана башлады, үземне тешләде. Хәтта күзләре дә кызарып чыкты.
Арытаба, янә бәйдән ычкынып, күрше кәҗәсенә ташланган. Нәтиҗәдә, ул алган җәрәхәтләрдән үлде.
Әнием, күрше әби генә этебезне сихерләде, ди. Моңа кадәр аның беркемгә дә ташланганы юк иде. Хәзер бөтен авылыбыз бездән этне йоклатуны сорый..." - дип язып калдырган ул.
Фото: pixabai.com