+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
11 Май 2021, 09:00

Бабалары бу көнне Җиңү яулаган...

Ә ул, диванда тәмәке тартып ятып, янгын чыгарган...

9 майда 17:21 сәгатьтә Стәрлетамакның Ногманов урамындагы биш катлы кирпеч йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Ут фатирда җиһазларга һәм милеккә зыян китергән. 17.28 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр, фатирда 35 яшьлек ирнең гәүдәсен табып алып, аны тышка чыгарган. Кызганычка каршы, 17.32 сәгатьтә килгән ашыгыч ярдәм бригадасы аның үлемен теркәгән.
Янгынның фаразланган сәбәбе – мәрхүмнең тәмәке тартканда саксызлык күрсәтүе.
Фото: аиф.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/Babalari-bu-k-nne-i--yaulagan-789261/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: