-10 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2021, 08:55

Туризм республика үсешенә этәргеч бирәчәк

Республика Хөкүмәтендә Башкортстанда 2035 елга кадәр республикада туризмны үстерү стратегиясен формалаштыру турында фикер алышу булды.


"Янган-Тау" шифаханәсендә 2035 елга кадәр республикада туризмны үстерү стратегиясен формалаштыруга багышланган өченче, йомгаклау сессиясе узды.

- Пандемия аркасында кертелгән чикләүләр туристлык тармагына көчле йогынты ясады. Әмма шул ук вакытта безгә халыкның игътибарын чит ил курортларыннан Башкортстанның гаҗәеп матурлыгына күчерү мөмкинлеге туды. Туризмны үстерү өчен ниндидер архитектура яисә тарихи һәйкәлләр булу мәҗбүри түгел. Сыйфатлы сикереш ясау өчен безгә нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлек тә, бизнес-бергәлек, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмаларның уртак проект эше дә кирәк, - дип шәрехләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Стратегиянең төп бурычлары - 2035 елга кадәр Башкортстан Республикасында туризмны үстерү стратегиясе проектының төп бүлекләрен тикшерү, Стратегиянең төп максатын, Кластерлар һәм инфраструктура үсешенең төп күрсәткечләрен һәм өстенлекле проектларын билгеләү, шулай ук яңа турпродуктларны булдыру; санлы трансформация һәм идарә итүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү.
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор: Резида Валитова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/common_material/Turizm-respublika-seshen-et-rgech-bir-ch-k-779640/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: