+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
29 Апрель 2021, 09:00

Өстәлеңдә көн дә ит һәм сөт булсын...

Озак яшәүчеләр ашаган җиде ризыкны беләсезме?

Аксымга бай ризыклар
Озак яшәргә теләүчеләрнең өстәлендә йомырка, ит, чикләвек, сөт ризыклары һәркөн булырга тиеш. Аксым организмга тернәкләнү өчен кирәк.

Суган
Суганда С витамины күп, ул иммунитетны ныгытырга, шулай ук кандагы шикәр дәрәҗәсен нормада тотарга һәм хәтта яман шешнең үсү куркынычын киметергә ярдәм итә.

Каһвә
Көненә ике-өч чынаяк каһвә эчү инсульт, депрессия, Паркинсон авыруы һәм гомер озынлыгына йогынты ясый торган башка күп кенә авырулар үсеше куркынычын киметергә ярдәм итә. Иң мөһиме — бу эчемлекне 16 сәгатькә кадәр эчәргә һәм шикәр, сөт һәм бигрәк тә баллы сироплар өстәмәскә тырышырга кирәк.

Алма
Бу җимеш пектинга бай, ә ул кан тамырлары стеналарын зарарлый һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының куркынычын арттыра торган “начар” холестеринны киметергә сәләтле.

Ясмык
Барлык кузаклыларга караганда ясмыкта аксым, клетчаткалар күбрәк, ә менә майлар азрак. Бу ярма кандагы глюкоза дәрәҗәсен нормада тотарга ярдәм итә.

Миндаль
Бу чикләвек гәүдә авырлыгын һәм кан басымын, липидлар һәм глюкоза дәрәҗәсен, шулай ук хәтерне яхшырта.

Кипкән хөрмә җимеше (финики)
Кипкән хөрмә сөякләрнең сәламәтлеге өчен бик мөһим булган кальций һәм магнийга бай, шулай ук анда күрү сәләтен яхшырта торган лютеин-зеаксантин антиоксиданты бар.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/st-le-d-k-n-d-it--m-s-t-bulsin-779539/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: