+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
28 Апрель 2021, 08:45

Путин 90нчы елларны искә төшерде

Ил Башлыгы сәясәтчеләрне кисәтте.

Русия Президенты Владимир Путин, Закон чыгаручылар советы утырышында чыгыш ясаганда, 1990 елларны искә төшерде һәм сәясәтчеләрне популизмнан качу кирәклеге турында кисәтте.
Дәүләт башлыгы чыгышының трансляциясен RT телеканалының YouTube аккаунтында карарга була.
«Без узган еллар һәм 90нчы еллар тәҗрибәсен онытабыз. Әллә нинди вәгъдәләр бирдек. Тик сайлаучыларның ярдәмен генә алыр өчен. Нәтиҗә — әлегә кадәр кайбер мәсьәләләрне хәл итә алмыйбыз", - диде ул.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, үти алмаслык вәгъдәләр илнең бөтен сәяси системасына ышанычсызлык тудыра.
"Зинһар, 90нчы елларда илебез дучар булган хәлгә төшмәгез. Кешеләргә карата җаваплы, гадел булыгыз", — диде Путин Дәүләт думасына сайлау алды кампаниясе турында сөйләгәндә. Сигезенче чакырылыш Дәүләт думасы депутатларын сайлау бердәм тавыш бирү көнендә — 19 сентябрьдә булырга тиеш.
Фото: Алексей Дружинин / РИА Новости
Автор: Ләйсән Якупова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/politika/Putin-90nchi-ellarni-isk-t-sherde-778308/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: