+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
28 Апрель 2021, 08:50

Ике яшьлек баласын бикләп киткән

Ана Яңа елны каршылап, ике көннән соң гына өенә кайткан.

Салават шәһәрендә ана бурычларын үтәмәгән 20 яшьлек кызга каршы җинаять эше кузгатылган.
Ул үзенең 2 яшьлек кызын берничә тәүлеккә фатирында калдыра. Уяу күршеләре аркасында кызны коткарып кала алганнар.
Татьяна очраклы рәвештә 17 яшендә балага узган. Аның кызы туа. Ул баланы әнисе тәрбиясенә "ташлаган", ә үзе яшь кешеләр белән кәеф-сафа корып йөргән.
Тик картәни булган кеше кияүгә чыгып китә. Кызы һәм оныгына ике бүлмәле фатир калдыра. Әнисе киткәннән соң, Татьяна кызын ялгыз калдыра башлый.
2021 елны бала берүзе каршы ала - әнисе дуслары белән бәйрәм итәргә китә. Ана өенә 2 гыйнварда гына кайта.
Кыскасы, бервакыт ялгыз калып елаган ач баланы полиция алып китә. Хатын ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Баланы әтисе дә, картәнисе дә алырга теләми. Ул балалар йортына озатылачак.
Фото: kp.ufa.ru
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/Ike-yashlek-balasin-bikl-p-kitk-n-778223/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: