+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Новости
27 Апрель 2021, 09:05

Гаебен үлгән кешегә япсарырга маташкан

Балтач районара суды үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтендә гаепле 25 яшьлек элекке полицейскийга хөкем карары чыгарды.

Ул, үле пассажирны шофер урынына күчереп утыртып, җинаять җаваплылыгыннан котылырга маташкан.
Бу хәл 2019 елның декабрендә иртән булган. Гаепләнүче, Борай районы буенча полиция бүлеге хезмәткәре буларак, "Chery Tiggo" автомобиленә исерек килеш идарә иткән. Күпмедер вакытта яшь ир идарәне югалта һәм күпер киртәсенә килеп бәрелә.
Машинада, водительдән тыш, пассажир да була – бәрелеш нәтиҗәсендә алынган җәрәхәтләрдән ул һәлакәт урынында үлә. Полицейский, җинаять җаваплылыгыннан котылып калырга теләп, һәлак булган пассажирның мәетен руль артына күчерә.
– Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен танымаган, эчке эшләр органнарыннан үз теләге белән эштән киткән, – диләр прокуратурада.
Суд элекке полиция хезмәткәрен алты елга гомум режимлы колониягә хөкем иткән. Һәлак булган пассажирның туганнары файдасына 1 миллион сум акча түләттерелгән.
Фото: kp.ufa.ru
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Gaeben-lg-n-kesheg-yapsarirga-matashkan-776899/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: