+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
26 Апрель 2021, 08:55

Су килә дә китә

Башкортстанда коткаручылар дүрт районда су басу белән бәйле 22 хәлне күзәтә һәм контрольдә тота.

Бу хакта 25 апрельдә БСТ туры эфирында язгы ташуга багышланган брифингта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Идрисов хәбәр итте.

"1073 йорт яны участогы су астында, тәүлек эчендә 46га артты. 12 участоктан су киткән. 16 участокта юлларны су баскан. Козарезда да юлларда су, анда зур йөк машиналары хәрәкәте оештырылган. Махсус машиналар халыкны график буенча ташый. Биредә янгын посты һәм медицина хезмәте бар. Проблемалы мәсьәләләр юк", - диде ул.

Терәкләрен су юдырган бер күпер дә контрольдә кала. Моннан тыш, кичә Чишмә районындагы Бочкаревка һәм Черниговка торак пунктларын тоташтыручы агач күпергә агач ауган. Хәрәкәттә кыенлыклар булмасын өчен коткаручылар аны кискән.

Брифингта Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү буенча республика идарәсе башлыгы Вилора Горохольская апрель азагы – май башында нинди һава торышы көтелүен хәбәр итте.

«Яңгырлар сакланачак, Көнчыгыш һәм төньяк районнарда явым-төшем аеруча интенсив булачак. Тулаем алганда, салкын һава көтелә, кояшта һава температурасы +13,+15 кадәр җылынырга мөмкин, болытлы булса, 8-13 градус җылы», — диде Вилора Горохольская.

Шул ук вакытта тау елгаларында су дәрәҗәсе 10-15 сантиметрга кадәр арту мөмкин.

"Дим елгасында су дәрәҗәсе 656 см тәшкил итә, ул күтәрелми диярлек. Без нинди дә булса кискен үзгәрешләр, күтәрелеш көтмибез, - диде Башгидрометүзәк башлыгы. — Узган тәүлектә бездә су 16 сантиметрга кадәр күтәрелде, әмма бу - тау районнары, тау елгалары. Ләкин аларда максималь дәрәҗәләр узганга күрә, су бер метр тирәсе кимегән, әлеге күтәрелеш торак пунктларда ташкыннар белән бәйле вәзгыятькә тискәре йогынты ясамый".
Фото: башинформ
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Su-kil-d-kit-775553/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: