+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
26 Апрель 2021, 09:00

Чиләбегә киткән дә юкка чыккан....

Уфада туганнары 38 яшьлек Илшат Байматовны эзли.

Ир таксида шофер булып эшли һәм 23 апрель кичендә бер клиентны күрше Чиләбе өлкәсенә алып китә тик менә кире әйләнеп кайтмый һәм аның белән нәрсә булганын беркем дә белми.

- 23 апрель кичендә китте, ә кичә иртән хатынына машинасы сүнеп калуы турында фото җибәргән. Аның уянгач та, шалтыратуын сораган. Башта көн буе трубканы алмаган, ә кич белән телефон сүнгән булган. Без аның кайда булырга мөмкинлеген белмибез дә, Усть-Катав янында булырга тиеш ,- ди Илшатның туганы.

Туганнары ир эшләгән такси администрациясенә мөрәҗәгать иткән, навигатор буенча кайда булырга мөмкин булуын белүләрен сорган. Аларга моны полиция запросы буенча гына эшли алуларын сылтау итеп, баш тартканнар.

Хатыны Илшатның югалуы турында полициягә гариза язган һәм эзтабарлар-волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ирнең ике баласы бар, алар яраткан әтиләре өчен бик борчыла.
Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/Chil-beg-kitk-n-d-yukka-chikkan-775548/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: