+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Новости
22 Апрель 2021, 08:50

Радик Юлъякшинның кече Ватаны кайда?

Ул анда чишмә төзекләндерергә җыенган.

Популяр башкорт һәм татар башкаручысы Радик Юльякшин Гафури районының Каварды авылында «Атайсал» проекты кысаларында чишмә төзекләндерергә планлаштыруы турында сөйләде.
- Мин Уфада туып-үстем. Ә минем кече Ватаным - Каварды авылы. Әти-әнием тумышы белән аннан һәм мине бу авыл белән бик күп истәлекләр бәйли. Балачактан ук әби янында ял итәргә яраттым. Ә хәзер авылны төзекләндерүгә үз өлешемне кертәсем килә.
Юлъякшин сүзләренә караганда, ул проектны атайсал.ру сайтына теркәгән инде. Җырчы әлеге урынны төзекләндерергә һәм урындагы халыкка һәм кунакларга ял итү өчен беседка төзергә тели.
- Мин, инициатор буларак, үземнән төп сумманы кертәчәкмен, ә теләгән һәркем кушыла, ярдәм итә ала. Барлык акчалар да төзелеш материаллары сатып алуга тотылачак, - дип билгеләп үтте артист.
Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/kultura/Radik-Yulyakshinni-keche-Vatani-kayda-771338/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: