+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
22 Апрель 2021, 08:55

Июньдә туганнарны инфаркт сагалый...

Кешенең туган көне сәламәтлегенә ничек тәэсир итә?

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников кешенең туган көне аның сәламәтлегенә ничек тәэсир итә алуы турында сөйләде.
Мясников аңлатуынча, Колумбия университеты мәгълүматларына караганда, бер үк айда туган кешеләр еш кына бер үк төрле авырулар белән чирли.
"Гыйнварда туганнарда гипертония һәм кардиомиопатия ешрак булуы ачыкланды, ә февральдә туучыларның сулыш системасы белән проблемалары күбрәк, хәтта бронхларның яман шешенә кадәр”, — дип белдерә Мясников.
Аның сүзләренә караганда, мартта туган кешеләрдә йөрәк һәм аритмия, апрельдә – стенокардия еш күзәтелә, ә май аенда дөньяга килгән күпчелек кешеләрнең туганда гәүдә авырлыгы җитми икән.
Июньдә туганнарның миокард инфаркты, июльдә — гипертония һәм сидек куу юллары авырулары, ә августта туучыларның астма белән авыру куркынычы бар.
Сентябрь аенда туган көнен бәйрәм итүчеләр ашказаны-эчәк авыруларына, күңел болгану һәм косу өянәкләренә, октябрьдә еш кына ОРЗ, ОРВИ, салкын тию һәм бөҗәкләр тешләвенә аллергия булуы мөмкин. Ноябрьдә туучыларга йөрәкнең ишемик авыруы, аритмия һәм үпкә яман шешенең куркынычы бар, декабрьдә туган кешеләр тән җәрәхәтләре еш алучан.
Фото: organserdce.com
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/common_material/Iyund-tugannarni-infarkt-sagaliy-770915/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: