+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
20 Апрель 2021, 08:55

Путинның Себергә мәхәббәтенең сәбәбе нидә?

Дәүләт башлыгының матбугат секретаре моңа аңлатма бирде.

Русия Президенты Владимир Путин гадәттә берүзе ял итү өчен Себергә өстенлек бирә, чөнки аның “җаны шунда тарта”. Бу хатка “Русия 1” каналы эфирында Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков сөйләде.
Песков аңлатуынча, Путин бу төбәкне аеруча ярата, ләкин шул ук вакытта Ерак Көнчыгышта да, Сочида да, Кырымда да була.
“Шуңа күрә бу яклап аның һәвәслекләре киң география буенча, ләкин, чынлап та, берничә көнгә берүзе калыр өчен ул Себергә өстенлек бирә”, — дип билгеләде матбугат секретаре.
Мартта Путинның тайгага ял итәргә китүе хакында хәбәр ителгән иде. Русия Президентының вездеход руле артында оборона министры Сергей Шойгуны төбәк буйлап йөртүен тасвирлаган кадрлар да күренде. Моннан тыш, алар Шойгуның күңеленә якын шөгыле өчен эшләнгән остаханәдә дә булды. Министр анда коры агачларны эшкәртеп, төрле әйберләр ясый.
Фото: Алексей Дружинин / РИА Новости
Автор: Ләйсән Якупова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/politika/Putinni-Seberg-m-h-bb-tene-s-b-be-nid-768095/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: