+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Новости
19 Ноябрь 2020, 12:34

Студентлар күпме акча алачак?

Коронавирус белән авыручыларга ярдәм күрсәтүдә катнашкан студентларга өстәмә түләүләр кертелә.

Президент Владимир Путин Русия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә барышында коронавируска каршы көрәштә җәлеп ителгән студентларны матди стимуллаштырырга тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, өстәмә түләүне поликлиникаларда һәм дәваханәләрдә эшкә урнашмаган, ләкин практика кысаларында коронавирус инфекциясе белән авыручыларга ярдәм күрсәтүдә катнашкан медицина уку йортлары укучылары алачак. Вуз студентларын, ординатор, аспирантларны - аена 10 мең сум, медицина училищелары студентларын 7 мең сум акча белән бүләкләргә тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта Башкортстанның дәваханәләрендә һәм поликлиникаларда төрле вазыйфаларда 1 200дән артык ординатор эшли. Билгеле булуынча, октябрьдә терапевтларның эше күп булу сәбәпле, Уфа поликлиникаларына 150ләп студент-ординатор һәм БДМУның өлкән курс студентлары җибәрелде. Тагын 200 булачак медик резервта тора һәм медицина оешмалары соравы буенча эшкә керешергә әзер.
Фото:.imag.one
Источник https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Studentlar-k-pme-akcha-alachak-551434/
Читайте нас: