+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
4 Октябрь 2021, 08:55

23 якташыбыз вафат, 41 кешенең хәле авыр, 17 пациент аппаратта...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 68 309га җитте. Соңгы тәүлектә тагын 482 якташыбызда ковид расланды.

23 якташыбыз вафат, 41 кешенең хәле авыр, 17 пациент аппаратта...
23 якташыбыз вафат, 41 кешенең хәле авыр, 17 пациент аппаратта...

Әле республика дәваханәләрендә 821 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 515 пациент 60 яшьне үткән.
41 кешенең хәле авыр, 17 пациент үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.

Инфекцияне чагыштырмача җиңел кичерүче 6 406 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 212 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 248 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 59 399.

Бер тәүлектә янә 23 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы вафат булучылар саны 1 683кә җитте, аларның 1 403е алтмыш яшьне узган.

Тәүлек эчендә 159 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 134 кеше аннан савыккан.

Башкортстанга Covid-19дан 1 855 308 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 297 983 кеше вакциналанган ( барлык вакциналарның 69,9 проценты). 1 191 493 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Бер тәүлектә 3 616 кеше вакциналанган.

Фото: prizyv.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова

Источник: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2021-10-03/23-yaktashybyz-vafat-41-keshene-h-le-avyr-17-patsient-apparatta-2528929?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

 

23 якташыбыз вафат, 41 кешенең хәле авыр, 17 пациент аппаратта...
23 якташыбыз вафат, 41 кешенең хәле авыр, 17 пациент аппаратта...
Автор:Рамиль Шайдуллин
Читайте нас: