+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
30 Сентябрь 2021, 08:55

Байыйм, дип, мең долларыннан колак каккан

Вахта ысулы белән Себер якларында эшләүче бер ир бәлагә тарыган.

Байыйм, дип, мең долларыннан колак каккан
Байыйм, дип, мең долларыннан колак каккан

Ул биткоиннарда акча эшләргә маташканда зур суммада акчасыннан колак каккан. Бу хакта урындагы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу хәл агымдагы елның июнендә булган. Ир биткоин-биржага 1000 доллар һәм 20 мең сум акча сала. Берничә айдан соң аңа таныш булмаган ир яза һәм биржада акча эшләү максатында аны бу сумманы үзе күрсәткән исәпкә күчерергә ышандыра.

Акча алганнан соң әлеге бәндә элемтәгә чыкмый һәм зыян күрүченең телефонын блокка куя.

Җинаять эше кузгатылган. Хәзер хокук сакчылары җинаятьченең шәхесен ачыклый.

Фото: bash.news.ru

Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-09-29/bayyym-dip-me-dollarynnan-kolak-kakkan-2524944?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Байыйм, дип, мең долларыннан колак каккан
Байыйм, дип, мең долларыннан колак каккан
Автор:Рамиль Шайдуллин
Читайте нас: