+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
20 Сентябрь 2021, 08:55

Республика Башлыгы ярдәм итәчәк

Төркиядә Октябрьский шәһәреннән ялга килгән гаиләнең авыр хәлдә калуын язган идек.

Республика Башлыгы ярдәм итәчәк
Республика Башлыгы ярдәм итәчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төркиядә тоткарланган 27 яшьлек кыз белән булган хәлгә битараф калмаган.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, төрек хокук сакчылары Алиянең кунакханәдә 800 доллар акча урлавында шикләнә. Аны ире һәм ике баласы белән отельдән чыгарганнар, хәзер гаилә Анталиядә үз акчаларына торак алырга мәҗбүр.

Страховка буенча адвокат яллап булмый – аларга юридик хезмәтләр күрсәтүдән баш тарталар. Алия үз гаебен тулысынча кире кага, гаепсезлеген расларга әзер, тик менә гаиләнең юридик хезмәтләр өчен акчасы юк, чөнки Төркиядә алар бик кыйммәт.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу хәлгә тарыган хатынга ярдәм итәргә карар кылган. Билгеле булганча, республика Алиянең мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итәчәк.

Төркиядә юридик хезмәтләр бик кыйммәт – яшь гаиләнең андый акчасы юк. Уфаның танылган адвокаты Роман Петров сүзләренә караганда, Илчелек тә, Консуллык та мондый очракларда үз гражданнарына юристлар бирергә тиеш түгел. Нәтиҗәдә, ике балалы гаилә шундый катлаулы хәлдә ярдәмсез калган.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева

Источник: https://kiziltan.ru/articles/2021-09-19/respublika-bashlygy-yard-m-it-ch-k-2512302?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Республика Башлыгы ярдәм итәчәк
Республика Башлыгы ярдәм итәчәк
Автор:Рамиль Шайдуллин
Читайте нас: