Зәйнәп Фәрхетдинова эт белән ир-атның уртак ягын тапкан.
«Мин монда фотога төшеп йөрдем, матур итеп, формасын китереп. Гримеркага кереп, телефонымны кулыма алсам, Зөфәр җиде тапкыр шалтыраткан.
Ни булды икән, дип, үзенә шалтыраткан идем. «Бу эт мине аяктан ега хәзер, син киткәннән бирле елый, атылып-бәрелеп чаба, кайт тизрәк», — ди.
Нишлим, чаптым юатырга… Ир-ат белән бер икән бу этләр. Күздән югалсаң, шундук эзләнә башлыйлар», — дип язган җырчы.
Фото: matbugat.ru
Автор:Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-08-08/z-f-r-z-yn-pk-kayt-tizr-k-2454588?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601