+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
29 Июнь 2021, 08:32

Яшенле яңгырлар киләме?

Июльдә һава торышы нинди булачак?

Яшенле яңгырлар киләме?
Яшенле яңгырлар киләме?

Gismeteo сайтында июль аена Башкортстанда һава торышы фаразлар басылган.

Популяр сервис мәгълүматлары буенча, явым-төшемнәр республика халкын җәйнең икенче ае башында ук борчый башлаячак. Шунысы игътибарга лаек, бу яңгырлар гына түгел, ә чын яшенле җилле яңгырлар булачак, ә һава температурасы бу көннәрдә +31 градуска кадәр күтәреләчәк.

Айның икенче яртысында хәл бераз тотрыкланачак, һәм яшенле яңгырларга алмашка бераз яңгырлы болытлы һава көтелә. Чыннан да, ай азагында нибары берничә көн кояшлы булачак. Һава температурасы төнлә һәм көндез +15,+23 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Хәер, "Росгидромет" белгечләренең июльгә Башкортстанда һава торышы фаразлары аерыла. Федераль экспертларның фаразынча, республикада явым-төшем күләме яки һава температурасына бәйле җитди аномалияләр көтелми.

Ведомство җитәкчесе Роман Вильфанд Идел буенда һәм Уралда ай башында уртача һава температурасы нормадан 7-8 градуска югарырак булачак,дип ассызыклады.

- Илнең бөтен территориясендә диярлек температура нормадан югарырак булачак. Идел буе федераль округында, Урал һәм Якутиядә максималь җылылык чыганаклары булачак, - дип сөйләде эксперт.
Фото: Михаил Фролов.

Автор: Резеда Галикәева

Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Yashenle-ya-girlar-kil-me-842072/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Яшенле яңгырлар киләме?
Яшенле яңгырлар киләме?
Читайте нас: