+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Здоровье
24 Март 2021, 09:10

Коронавирус: саннар ни сөйли?

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 31487гә җитте.

Соңгы тәүлектә инфекция янә 110 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 312 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 37се авыр хәлдә, 7 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел формада кичерүче 4765 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 121 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 26073.
Кызганычка каршы, тагын бер якташыбыз коронавирус корбаны булды. Барлыгы пандемия башыннан алып бу инфекция аркасында 337 башкортстанлы дөньядан китте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 113 кешегә куелган. 112 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы респуббликада яңа коронавирус инфекциясенә 2 684 051 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. 2 598 717 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 6 591. 6 388 кеше тест үткән.
Фото: gagauzinfo.md
Автор: Ләйсән Якупова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-sannar-ni-s-yli-730545/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: