+8 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Здоровье
24 Февраль 2021, 10:55

Тукта, вирус!

Кешеләр гомере сагында торучыларга бәйрәм дә, ял да юк. Улем очраклары һаман арта...

Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирустан өч кеше үлгән. Корбаннар саны 259 кешегә кадәр арткан, дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Коронавирус белән зарарлануның 143 яңа очрагы теркәлгән, дәваханәдән тыш пневмония белән — 162.

Стационарда 266 кеше бар, шуларның 24е - авыр хәлдә. Ясалма вентиляция аппаратында — җиде кеше.

Өйдә 5296 кеше дәвалана.

Тәүлек эчендә коронавирустан терелгәннән соң 102 кеше дәваханәдән чыккан, 137 кеше авыруны җиңгән.

Афәт һаман безнең янда, сак булыйк!
Фото: "Башинформ"
Автор: Резида Валитова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Tukta-virus-689911/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: