+1 °С
Ясно
MAX
Здоровье
27 Января 2021, 07:05

Дарулар - бушлай

Башкортстанга Русия Хөкүмәтенең резерв фондыннан COVID-19 авыруларын бушлай дарулар белән тәэмин итү өчен тагын 66,9 миллион сум бирәчәкләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Препаратларны амбулатор дәваланучы пациентлар алачак. Барлыгы субъектларга әлеге максатларга өстәмә рәвештә 2,7 миллиард сум акча бүләчәкләр. 2020 елда резерв фондыннан төбәкләргә бушлай даруларга якынча 8 миллиард сум бирелгән.
"Амбулатор шартларда медицина ярдәме алучы пациентлар турында сүз бара, ягъни табиблар күзәтүе астында өйдә дәваланучылар. Чир азып китмәсен һәм катлаулануларны булдырмас өчен, аларга дәвалауның катнаш схемаларын билгелиләр", - диелә Хөкүмәт хәбәрендә.
2020 елда Башкортстан бушлай даруларга 235 миллион сумнан артык акча алган. 151,9 миллион сум ноябрьдә җибәрелгән, 83,9 миллион сум - декабрьдә. Бу суммаларга республика төбәк бюджыннан балалар өчен коронавирустан профлактикалаучы препаратларга 59 миллион сум өстәгән.
Фото: РИА Новости.
Автор: Идрис Саитгалеев
Источник: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Darular-bushlay-650368/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас