+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Здоровье
13 Ғинуар 2021, 11:10

Ковидтан вакциналангач, нишләргә ярамый?

Бүген Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында төбәктә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү мәсьәләләре буенча брифинг үтте.

Белгечләр актуаль сорауларга җавап бирде.
– 2021 елның беренче кварталында коронавирус инфекциясенә каршы прививкалау кампаниясе ничек оештырылачак? “Спутник V”ның алдагы партиясе белән кемнәр вакциналачак?
– Бүген “Спутник V” вакцинасының алты мең дозадан артык чираттагы партиясен алдык. Алар республиканың медицина оешмаларына таратылачак. Вакциналау, вакциналар кайтарылган саен иммунлаштыру өчен категорияләр киңәйтелеп, прививкалар календарена ярашлы, эпидемиологик күрсәтмәләр буенча үткәреләчәк.
– Вакцинаның икенче компонентын күпме вакыттан соң эшләргә кирәк? Бу хакта кешеләрне ничек искәртәләр?
– Икенче компонент, беренчесен ясаганнан соң, өч атнадан соң кертелә. Медицина хезмәткәрләре бу хакта шалтыратып яисә смс-хәбәр белән искәртәчәк.
– COVID-19дан вакциналануга ничек әзерләнергә? Вакцинадан соң беренче тәүлектә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
– Вакциналау махсус медицина учреждениеләрендә үткәрелә. Андагы хезмәткәрләр өстәмә уку һәм инструктаж үтте. Вакциналау алдыннан пацинент тикшерелә, аны вакциналарга ярау-ярамау билгеләнә. Аллергия булганнарга, вируслы инфекцияләр белән авыручыларга прививка ясалмый. Вакциналау авырып терелгәннән соң 2-4 атнадан үткәрелә. Бала имезгән һәм йөкле хатын-кызларга ясалмый, чөнки бу очрактагы хәвефсезлек тикшерелмәгән. Пациент килеп чыгарга мөмкин булган катлаулылыклар турында искәртелә. Прививкадан соң бер-ике көн дәвамында гриппка охшаш халәт булырга мөмкин. Вакциналаудан соң пациент 30 минут күзәтү астында була. Өч көн прививка урынына су тидермәскә, мунча кермәскә, бассейнга бармаска, алкоголь кулланмаска, өшемәскә, физик йөкләнешләр кичермәскә кирәк. Прививка урыны кызарса, шешсә, авытрса, антигистамин препаратлар эчәргә, температурадан тиешле дарулар кулланырга кушыла. Вакциналанган пациент та битлектә йөрергә, социаль дистанция сакларга тиеш.
– Ковидтан прививка ясатканнан соң иммунитет күпме саклана?
– Иммунитет ике елга кадәр сакланырга мөмкин.
Фото: barnaul.bezformata.com
Автор: Ләйсән Якупова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Kovidtan-vaktsinalangach-nishl-rg-yaramiy-630022/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: