+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Здоровье
11 Декабрь 2020, 11:00

Вирус белән көрәштә имбирдан да көчлерәк...

Аларны эзләп тә йөрисе юк.

Имбир иммунитетны ныгыта һәм ул антисептик сыйфатларга да ия. Бу хакта медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург белдерде. Табиб ассызыклавынча, имбирдагы кебек үк функцияләргә ия булган башка ризыклар да бар, алар арзанрак та тора.

Имбирның файдасы аңа әчкелтем тәм бирүче фитонцидларда. Алар кан тамырлары системасы эшен яхшырта, шул рәвешле иммунитетны һәм организмның саклану реакциясен арттыра. "Имбирдан тыш, фитонцидларга суган, сарымсак, редис, ачы торма, кәбестә бик бай”, — ди Гинзбург.

Шулай ук имбир ялкынсынуга каршы тору көченә ия. Бу сыйфаты белән куркума аннан калышмый. Шулай ук безгә таныш булган җиләк-җимешләр, мүк җиләге, кара җиләк, кура җиләге, карлыган шундый ук сыйфатка ия.

Михаил Гинзбург белдерүенчә, җитди симптомнар барлыкка килгән очракта, медицина ярдәме сорап табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: mrfilin.com
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Virus-bel-n-k-r-sht-imbirdan-da-k-chler-k-584314/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: