+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Здоровье
10 Декабрь 2020, 11:00

Башкортстанда COVID-19га каршы вакциналау башланды

Беренче чиратта Уфа һәм Стәрлетамакның 24 медицина һәм белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә прививка ясалачак.

9 декабрьдән яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау башланды. Иммунизация ирекле үткәрелә. Беренче чиратта Уфа һәм Стәрлетамакның 24 медицина һәм белем бирү оешмалары хезмәткәрләре прививка ясатачак.
4 декабрьдә Башкортстанга коронавирустан 1200 доза “Гам-КОВИД-Вак” (“Спутник V” сәүдә маркасы) вакцинасы кайтты.
Вакцина федераль үзәктән, барлык салкын һәм логистика чылбырларын үтәп, үзәкләштерелгән рәвештә кайтарылган. Барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган "Башфармация" (Дәүләт аптекасы) даруханәсе складында урнаштырылган. Вакциналау пунктларына “Спутник V” препараты барлык салкын чылбырларны үтәп китерелде.
Вакцина өч атна интервал белән ике этапта кулланыла. Беренче прививкадан соң гумораль иммунитет формалаша, ягъни саклагыч антитәнчекләр барлыкка килә, икенчесеннән соң нәтиҗә беркетелә, ныграк һәм озакка сузылган күзәнәк иммунитеты формалаша.
Вакцинация алдыннан терапевт тарафыннан беренчел тикшеренү үткәрелә.
Вакцина 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәр кешеләр өчен билгеләнгән. Ул йөкле һәм бала имезүче хатыннарга эшләнми. Бу барлык дару һәм иммунобиологик препаратлар өчен гадәти чикләү.
Шулай ук кискен йогышлы авыру булу, вакцина компонентларына гиперсизгерлек, хроник авыруларның кискенләшүе дә вакцина ясау өчен каршылык булып тора. Беренче компонентны ясаганда өзлегүләр булганда, икенче компонентны ясау туктатылачак.
Фото: bashinform.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Bashkortstanda-COVID-19ga-karshi-vaktsinalau-bashlandi-582688/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: