Хатын 80 яшьлек әнисе һәм ике баласы белән бер өйдә яши. Тик дәваханәгә ятудан баш тарта. Шуннан соң аның туганнары да коронавирус
белән авырый башлый. Әнисе һәм бер баласы коронавирус йоктыра.
Хатынга карата протокол төзиләр. Аны эпидемиягә каршы законнарны бозуда, башка кешеләр сәламәтлегенә зыян китерүдә гаеплиләр. Суд карары белән бу хатынга 25 мең сум штраф салына.
Covid-19 коронавирусы белән авыручылар аерым бүлмәләре булган очракта өйләрендә дәвалана ала. Шулай ук алар табиб күрсәтмәләрен үтәргә тиеш.
Тулай торакта яисә коммуналкада, шулай ук өлкән яшьтәге яисә хроник авырулы кешеләр белән бергә яшәүче пациентлар мәҗбүри рәвештә дәваханәгә салынырга тиеш.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының шул хактагы боерыгы 8 ноябрьдә үз көченә керде. Моңа кадәр пациентларның хәле катлаулы булмаса, өйдә дәваланырга калдырдылар, ә көнкүреш шартлары исәпкә алынмый иде.