+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Спорт
2 Март 2021, 10:50

"Мин бик шат..."

"Бүгенге көн "Батыр кубогы" республика турнирының мастер-класслары белән бик яхшы тәмамланды", - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә.

Биредә безнең залларга көчлерәк һәм яхшырак булу өчен килгән шулкадәр малай һәм кызларны күрүемә чиксез шат идем.
Безнең команда балаларыбыз спорт белән шөгыльләнә алсын өчен күп көч куя. Бу, мөгаен, иң мөһим һәм кирәкле эшләрнең берсе, без моны киләчәк буын өчен эшлибез.
Яхшы шартлар һәм без горурлана торган тренерларның искиткеч плеядасы булу сәбәпле, бу сабыйлардан чын, иң мөһиме, нык егетләр үсәчәгенә шигем юк.
Шулай ук Русиянең иң көчле кешесен - Эльбрус Нигъмәтуллинны туган илебезгә кайтаруыбызга мин бик шат. Һәм бүген Эльбрус безнең белән һәм балалар өчен бик күп игелекле һәм мөһим эшләр башкара.
Минем дустым Джефф Монсонның да Уфага килүенә бик шатмын, чөнки ул балаларга үзенең зур, чын һәм гадел йөрәген һәм көрәлченең гаҗәеп тәҗрибәсен бүләк итә ала.
Безнең республикага тәҗрибәле көрәшче, самбо буенча Русиянең атказанган спорт мастеры Венер Галиев кайтуына да мин бик шат.
Бүген безнең белән легендар спортчы, мотоузышчы Николай Красников та булды. Әкренләп залларга чыгабыз, шөгыльләнәбез. Илебездә һәм дөньяда булган барлык алтын медальләрне дә Ватаныбызга, Башкортстанга алып кайтыгыз.
Фото: башинформ
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/sport/Min-bik-shat-698420/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: