+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Спорт
25 Ғинуар 2021, 11:00

Безнекеләр җиңү яулый!

Республика спортчылары югары нәтиҗәләргә ирешә.

Башкортстан спортчылары югары уңышларга ирешә. Моның турында республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә дә белдергән. "Бу ялларда башкорт спорты вәкилләре турында төрле дәрәҗәдә сөйләшә башладылар. Польшаның Гданьск шәһәрендә шорт-трек буенча Европа алтынын яулаган Семен Елистратовны һәм барыбызны да иртән котладым. Бүген чираттагы стартлар, Семен өчен җан атыйк!
Уфаның "Строитель" стадионында безнең мотогонщиклар да аерылып торды - бүген суперлигада "Башкортостан" командасы, Тольятти һәм Каменск-Уральскидан традицион көчле көндәшләрне җиңеп, яңадан үз позицияләрен ныгытты. Русия команда чемпионатының дүрт этабы нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар суперлига җиңүчеләре булды. Алда - чемпионатның тагын ике этабы, алар Тольяттида узачак. Кадыйров исемендәге үзәктә тәрбияләнүчеләр Никита Богданов, Динар Вәлиев, Иван Чичков, Никита Тарасов һәм аларның тренерларын котлыйм.
Башкортстанда спидвейны үстерү турындагы сорауларга җавап бирәм - без спортның бу төрен үстерәчәкбез. Кичә хоккейчылар да аерылып торды. Нефтекаманың "Торос"ы өйдә, бер очко белән генә булса да (2: 1), Санкт-Петербургтан "Динамо"ны отты. Ә Уфаның "Толпар" яшьләр командасы 3:2 исәбе белән Түбән Новгородның "Чайка" командасын җиңде. Бүген катлаулы һава шартларында безнең "Кировец" хоккей командасы Ырынбурдан "Локомотив"ның өй бозында җиңде һәм тагын 3 очкога ия булды. Без "Салават Юлаев"тан да җиңүләр көтәбез, якындагы матч - 26 гыйнварда".
Республика Башлыгы тагын берничә спорт төрендәге ярышларда җиңүче якташларыбызны котлаган. Без дә аңа кушылабыз!
Фото: социаль челтәрдән.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/sport/Beznekel-r-i--yauliy-646767/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: