+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
6 Апрель 2021, 08:50

Үлем түшәгендә яткан кешедән...

Күмертауда җанөшеткеч хәл булган.

Анда бер санитарка авыр хәлдәге пациенттан 14 мең сум акча урлаган. Күпмедер вакыттан соң авыру үлгән.
Шәһәр суды матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, медицина учреждениесенә җитди авырулы пациент китерелгән, ә бераздан авыр хәлдәге хатынны реанимациягә күчергәннәр.
Тиздән аның әйберләре калган палатага санитарка юнәлә. Ул аларны (сумка, акча янчыгы, документлар һ. б.) җыя һәм саклау камерасына алып килә.
Бүлмәдә үзе генә булуына инангач, санитарка пациент телефоны аша мең сум акча күчергән. Соңрак ул авыруның банк картасы мәгълүматларыннан файдаланып, үзенә 14 мең сумлык алтын балдак сатып алган.
Бер тәүлек узгач пациент реанимациядә үлгән. Тиздән акча югалуга бәйле хәл турында мәрхүм ханымның улы белеп кала. Ул өлкән яшьтәге әнисенең смартфонда урнаштырылган мобиль кушымтасыннан беркайчан да файдаланмавын белә - аның аша хатынга «коммуналка» өчен туганнары түләргә ярдәм иткән.
Полицейскийлар җинаятьченең эзенә тиз төшкән, ул барысын да таныган. Нәтиҗәдә, санитар хатын мәрхүм ханымның улына 15 мең сум акча түләгән, ә тегесе аны гафу иткән һәм катгый җәза бирмәүне үтенгән.
Суд хатынны 1,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/lem-t-sh-gend-yatkan-keshed-n-749211/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: