+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
25 Март 2021, 08:45

2 миллионлык “дәва”...

Пенсионер үз акчасын мошенникларга биргән.

Тамбов өлкәсендә яшәүче өлкән яшьтәге ханым телефон аша психологик ярдәм өчен 2 миллион сумга якын акча түләгән. Аның сүзләренчә, ул телевизордан тәҗрибәле белгечләрнең психологик ярдәм күрсәтүләре, тормыш проблемаларын хәл итүдә ярдәм итүләре һәм хәтта гомум хәлне яхшырта алулары турындагы игълан белән танышкан. Шуннан соң ул игъландагы номер буенча шалтыраткан. “Беренче сеанс түләүсез булачак, әмма калганнары өчен түләргә туры киләчәк”, дип кисәткән аны мөлаем тавыш. Сеанс үзе сәгать ярымга якын дәвам иткән, аның вакытында ханым белән рәхәтләнеп сөйләшкәннәр, ниндидер магик ритуаллар да үткәргәннәр.
Зыян күрүче сөйләгәнчә, ритуалдан соң ул, чыннан да, үзен яхшырак хис итә башлаган. “Башым авырту бетте , энергия барлыкка килде һәм кәефем яхшырды”, дигән ул.
Берничә көннән соң аңа тагын бер сәламәтләндерү сеансын үткәрергә тәкъдим итәләр, аның өчен 15 мең сум түләргә кирәк була. Хатын риза була һәм акчаны күрсәтелгән карта номерына күчерә. Тагын берничә көннән соң аңа кабат шалтыраталар, әмма хәзер сеанс бәясе 144 мең сумга кадәр арткан һәм ахыр чиктә 326 мең сумга кадәр җиткән.

Хатын-кызның үз акчасы беткәч, ул, телефон аша дәвалану турында әйтмичә, туганнарыннан һәм күршеләреннән бурычка ала башлый. Мошенникларга барлыгы 1 миллион 850 мең сум акча күчергән.

Пенсионер ханымның акчасы беткәч, аны телефон аша бурычка дәвалаудан баш тартканнар. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Полицейскийлар бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Фото: ТАСС.
Автор: Идрис Саитгалеев
Источник: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2-millionlik-d-va-732672/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: