+8 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
22 Март 2021, 08:55

Капчык ята дип уйлаган...

Мәчетле районында коточкыч хәл булган.

ЮХХДИ инспекторлары Мәчетле районында 49 яшьлек хатын-кызны бәрдергән шоферны тоткарлаган.
Кичә кич аны Олы Устьикин авылы янында булган юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан өчен эзләүгә игълан иткәннәр иде. Җәяүлене КамАЗ белән идарә иткән 39 яшьлек юл хезмәткәре таптаткан.
Зур йөк машинасындагы ир юлга ком сипкәндә урындагы бер ханымны бәрдерә.
- Машина йөртүче кешене күрмәвен, чүп капчыгына охшаган әйберне таптадым, дип уйлавын әйтте. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, - дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.
Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Kapchik-yata-dip-uylagan-726667/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: