+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
15 Март 2021, 08:55

Хатынны ирдән якларга булган да соң...

Ярдәмгә ташланган ир суд каршына басачак.

Уфада яшәүчегә кеше үтерүдә гаепләү белдерделәр. 36 яшьлек ир бер хатын-кызны яклый һәм кыйнаучының сәламәтлегенә җитди зыян сала. Суд материалларыннан күренгәнчә, бу хәл 14 ноябрьдә Калинин районында булган.
Октябрь урамындагы йортларның берсенең подъездында сугыш була: ир-ат хатын-кызны кыйный. Бу вакыйгаларның шаһиты гаепләнүче була да инде. Ул бу низагны туктата һәм ирне подъезддан чыгарырга тырыша. Хатынны кыйнаган ир гаепләнүчене мыскыл итә һәм алар да сугыша башлый.
ЦАрытаба конфликт инициаторы дәваханәгә эләккән. Бер тәүлектән ул вафат булган. Икенче иргә саксызлык аркасында үтерүдә гаепләү белдерделәр.
Ир үз гаебен танымаган, ул һәлак булучының корсагына аягы белән типмәвен раслый. Ул хатын-кызны якларга тырышуын ассызыклый. Хәзер гаепләнүче СИЗОда.
Аның эшен судта 23 мартта караячаклар.
Фото: nsktv.ru
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Hatinni-ird-n-yaklarga-bulgan-da-so-715663/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: